Танылган якташлар

Афанасьев Алексей Андриянович

(19.10.1925-21.03.1985)

Афанасьев Алексей Андриянович- шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче, педагог. Татарстан Республикасы Баулы районының Потап-Томбарлы авылында туган. Авыл урта мәктәбен, хәрби-пехота училищесын, Бөгелмә укытучылар институтын (читтән торып) тәмамлаган. Җиде еллык мәктәптә удмурт теле һәм әдәбияты укыткан, Баулы районы "Байрак" газетасы редакциясендә мөхәррир урынбасары, мөхәррир булып эшләгән, Баулы интернат-мәктәбендә укыткан.

Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул III дәрәҗә Дан ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Татарстанның чуваш районнарында җыелган беренче шигырьләр һәм әкиятләр "Пионер сасси" (“Клич пионера”) газетасында һәм "Хатёр пул" журналында басылып чыга. Афанасьев уку, тормыш, мәктәп укучыларының уй-хыяллары турында күп шигырь-поэмалар яза, әкиятләр дә иҗат итә. «Йаваш Петёр» пьесасын, драматург Л. Родионов белән бергә “Колхоз кызлары” пьесасын язган. К. В. Ивановның «Нарспи» поэмасын, П. Н. Осиповның «Айдар» драмасын, А. Е. Алгиның «Шыв арманё» исемле риваятен удмурт теленә тәрҗемә иткән. Удмурт язучыларының әсәрләрен чуваш теленә тәрҗемә иткән. Рус телендә "Кунакта яшибез" дигән китабы чыккан (1976).

Әхмәтҗанов Рәшит Хәниф улы

(14.04.1941-5.01.1995)

Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туган. Татарстан мәдәният министрлыгында, соңрак «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарында, 1980 елдан – «Казан утлары» журналында эшли.

Аның уннан артык китабы дөнья күрә. “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә, Г.Исхакый исемендәге Язучылар берлеге премиясенә лаек була. Халык хәтеренә ул зур һәм үзенчәлекле иҗаты, Татарстан суверенитеты өчен аяусыз көрәше, үткен акылы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуы белән кереп калды.

Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы

М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, ТР Халык артисты, ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Актер. 1950 елның 19 июнендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. 1973 елда Ленинград театр институтын (ЛГИТМИК, татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә. Моннан тыш тәрҗемә эшчәнлеге белән шөгыльләнә, шигырьләр яза, нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясый.

Батыршин Сирин Хәниф улы

(14.12.1896-23.11.1969)

Шагыйрь, нигезсез рәвештә репрессияләнгән, реабилитацияләнгән. Татарстан Республикасы Ютазы районының Кәрәкәшле авылында 1896 елның 14 декабрендә туган. 1920нче еллар ахыры - 30нчы еллар башында актив иҗат итә: 10 җыентыгы чыга, аларның соңгысы - "Фруктовый сад" (1933 ел.). Аннан соңгы җыентыгы 1959 елда гына дөнья күрә.

Мостафин Рафаэль Әхмәт улы

(14.05.1931-14.04.2011)

Язучы, 1931 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Баулы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1954 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый, Баулы 1нче урта мәктәбендә укытучы һәм Баулы районында комсомол райкомы секретаре булып эшли. 1957-1960 елларда Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында аспирант, 1960-1961 елларда - «Литература и жизнь» газетасының (Мәскәү)  Идел буе республикалары буенча үз хәбәрчесе, 1961-1963 елларда Казан телевидениесе студиясенең сәнгать программалары баш мөхәррире, 1963-1965 елларда - Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре, 1965-1968 елларда - «Казан утлары» әдәби-нәфис журналының баш мөхәррире, 1968-1991 елларда Казан университеты журналистикасы кафедрасында мөгаллим, 1991-1997 елларда - «Татарстан» иҗтимагый-сәяси һәм теоретик журналының баш мөхәррире.

Иҗат җимешләре 1953 елдан бирле дөнья күрә. Хәзерге татар әдәбияты, төрле халыклар әдәбиятларын үзара баету, әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү проблемалары турында мәкаләләр һәм рецензияләр авторы. Бу тема буенча китаплары: «Литературные портреты» (1966), «В процессе развития» («Алга барышлый», 1977), «Чувство ответственности» («Җаваплылык тойгысы», 1979), «Сибгат Хәким» (1979), «Образ времени» (1981), «Древняя и вечно молодая» (1991).

Р. Мостафин - Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып эшли (1963-1973), «Казан утлары» (1965-1975), «Дружба народов» (Мәскәү, 1968-1989) журналларының редколлегия әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1985), «Мактау билгесе» ордены кавалеры (1981).

1962 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. 2006 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.

1971 елда “Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты” дигән темага диссертация яклый. Шул мәсьәләгә карата аның рус һәм татар телләрендә “Эзләнү дәвам итә” (Г.Кашшаф белән бергә), “Муса Җәлил эзләре буйлап”, “Кечкенә Муса турында хикәяләр”, “Өзелгән җыр эзеннән” кебек китаплары басылып чыкты. Аның “Алга барышлый”, “Җаваплылык тойгысы” һ.б. тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары, “Диңгез көндәлеге”, “Кабан күле серләре” кебек китаплары да бар.

Сәйфуллин Ганс Хәмит улы

(26.02.1941 – 10.05.2017)

1958 елда Баулы музыка мәктәбен тәмамлый. 1961 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә баянчы булып эшләргә чакырыла ала һәм анда 1987 елга кадәр эшли. 1976 елда Таһир Якупов белән бергә Ленинград шәһәрендә үзенең беренче пластинкасын яздыра. Фәридә Кудашева, Зифа Басырова, Илһам Шакиров кебек танылган җырчылар белән эшли. Монголия, Тунис, Италия, Мальта, Төркия, Венгрия, Румыния, Австрия, Бельгия, Болгария һәм башка илләрдә чыгыш ясый. 35 яшендә аңа ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә. Үз эшчәнлеге чорында 400дән артык әсәр иҗат итә. Нигездә, бу җырлар һәм инструменталь пьесалар.

Митряшкин Тимофей Назарович (Тимофей Тимин)

(3.06.1918-30.08.2012)

Тимофей Назарович Митряшкин (Тимофей Тимин) - Баулы районының Дмитриевка авылында туып-үскән. Бөек Ватан сугышында катнашкан, отставкадагы полковник, язучы һәм публицист.

1938 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән - фронтта. Комвзводалыктан алып полк командиры урынбасарына кадәр барлык команда вазифаларын уза. Дүрт тапкыр яралана. Күп кенә сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 1947 елда демобилизацияләнә. Югары уку йортын тәмамлап, төзелеш буенча Дәүләт комитетының үзәк аппаратында эшли.

Күп кенә мәкаләләр һәм 30дан артык китап авторы, шул исәптән: «Москва за нами», «Москву отстояли», «Комендант освобожденной Вены», «Гены Сципионов» һәм башкалар.

Россия Федерациясе Язучылар берлеге әгъзасы булды. Озак еллар Мәскәүдә яшәде.

Самсонов Евгений Васильевич

(17.04.1925-14.06.1989)

Удмурт прозаигы һәм шагыйре. Татарстанның Баулы районы Покров-Урыстамак авылында крестьян гаиләсендә туган. 1942 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм үзе теләп сугышка китә. Демобилизациядән соң ике ел туган мәктәбендә укытучы булып эшли, Удмуртия дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетында укый. Институтны тәмамлагач, Ижевск педучилищесында, туган авылы мәктәбендә укыта, “Нефтяник Удмуртии” газетасы хәбәрчесе булып эшли. 1980 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.  1989 елның 14 июнендә фаҗигале төстә һәлак була. Сугышчан һәм хезмәт орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән.

Беренче хикәяләре сугышка кадәр бастырылган. Сугыш елларында һәм аннан соң шигырьләре “Советская Удмуртия” газетасында һәм “Кизили” альманахы битләрендә бастырган. Е. Самсонов – биш хикәяләр китабы, «Улэм-вылэм выжыкыл» («Жила-была сказка») повестеның, «Льо:льшур палъёс» («В долине Красной реки»), «Уй пал симфония» («Северная симфония») романы авторы.

Е. Самсоновның шигырьләре һәм проза әсәрләре рус, үзбәк һәм татар телләренә тәрҗемә ителгән, «Халыклар дуслыгы» журналында, «Идел һәм Урал арасында» альманахында, татар журналларында басылган. Е. В. Самсонов Шандор Петефи, А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, күп кенә совет шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен туган теленә тәрҗемә итә.

Усманов Вил Нургали улы

Профессиональ татар җырчысы, композитор. Татарстанның халык артисты. 1968 елның 18 мартында Баулы районы Хансевәр авылында туган, техникумны тәмамлаганнан соң Вил Усманов Яңа Чүте авылында физкультура укытучысы булып эшли. Шул чорда Рәшит Әхмәтҗанов шигыренә беренче җырын яза. 1991 елда талантлы егет Татарстан башкаласына килә һәм Казан музыка училищесына укырга керә. 1995 елдан Казан милли-мәдәни үзәгендә профессиональ җырчы булып эшли башлый. Бик күп җырлар авторы.

Күп еллар дәвамында җитди итеп спорт белән шөгыльләнә. 17 тапкыр Баулы Сабан туе батыры, 5 тапкыр республиика Сабан туе батыры була.

Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин

(25.12.1927 - 4.01.2019)

Совет, Россия һәм татар язучысы, Татарстанның халык язучысы. Россия Язучылар берлеге әгъзасы. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Россия Федерациясе Гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы.

 Оренбург өлкәсе Абдуллин районы Абдрахман авылында туган. Соңрак Яңа Шалты авылына күченә. Бөек Ватан сугышы вакытында Магнитогорскига мобилизацияләнә. Һөнәрчелек училищесында, металлургия техникумында укый. Магнитогорск металлургия комбинатында токарь булып эшли, соңрак – Октябрьски шәһәре хәрби заводында.

1953 елда туган ягына кайта һәм инженер-механик булып эшли башлый. 1958-1966 елларда башта шофер, аннары «Баулынефть» транспорт предприятиесендә автомеханик булып эшли. Шул ук вакытта “Байрак” район газетасының әдәби хезмәткәре дә була. Кичке мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының «татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча тарих-филология факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга керә.

Университетны тәмамлагач, Азнакайда “Маяк” газетасында эшли, аннан соң Таҗикстанда урта мәктәптә тарих укыта.

1971 елда Казанга күченеп килә, анда озак вакытлар Татарстан Язучылар берлеге идарәсе җаваплы секретаре вазифаларын башкара. 1989 елдан 1999 елга кадәр "Мирас" журналы редакциясендә проза бүлеген җитәкли.

М. Хәбибуллинның беренче әдәби әсәрләре 1950 нче елларда языла. 1968 елда хикәяләре «Люди и цветы» җыентыгында басылып чыга. Бер елдан «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» әсәре басыла. Шул ук елны аның "Җиде юл чатында" дип исемләнгән беренче китабы чыга. 1973 елда «Чоңгыллар» романы дөнья күрә.

1970 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.

1980 елларда тарихи тематикага яза бышлый. 1985 елда VII гасырда Азов һәм Көнбатыш Кавказ буйларында беренче төрки-болгар дәүләтенә нигез салучы Курбат хан романы чыга.

Кол Гали исемендәге Халыкара премиягә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды

Юнысов Вахит Закир улы

(30.10.1930 – 15.10.2006)

Язучы-публицист Вахит Юныс (Вахит Закир улы Юнысов) 1930 елның 20 октябрендә Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә, андагы дүртьеллык укуны өч елда тәмамлап, белем алуын Бөгелмә Укытучылар институтында дәвам иттерә. Анда да икееллык уку программасын бер елда үзләштереп, 1951 елда Лениногорск районының Шөгер урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Бер үк вакытта тарих, логика һәм психология фәннәреннән дә дәресләр бирә.

1953 елдан В.Юныс — СССР Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты. Институтны тәмамлагач, озак еллар Ирак, Мисыр, Әфганстан, Сүрия кебек шәркый илләрдәге СССР илчелекләрендә хезмәт итә. Эксперт буларак күп кенә икътисади киңәшмәләрдә, рәсми дәүләтара сөйләшүләрдә катнаша, шулай ук икътисади мәсьәләләр белән башка бик күп рәсми сәяхәтләр кыла. Чит илләрдә алган тәэсирләрен ул көндәлек дәфтәренә теркәп бара. Соңыннан, кулына каләмен алгач, бу язмалар аның әдәби әсәрләренә — хикәяләренә, сәяхәтнамәләренә, очеркларына, публицистикасына нигезле материал булып яталар. 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «6000 көн чит илләрдә» исеме астында язучының шундый жанр әсәрләреннән тупланган күләмле китабы басылып чыга.

1997 елдан В.Юныс Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат органы «Татарские новости» газетасы белән хезмәттәшлек итә, шактый еллар газета редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул — Татарстан көндәлек матбугатының, бигрәк тә «Татарстан яшьләре» һәм «Шәһри Казан» газеталарының даими авторларыннан берсе була. В.Юныс Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы булып тора.

Язучы 2006 елның 15 октябрендә Мәскәүдә вафат була. Туган авылы Исергәп зиратында җирләнә.

В.Юныс — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Миргазиян Закир улы Юнысов

(25.05.1927- 2.06.2014)

Татарстан АССРның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туган.

Авыл мәктәбенең алты классын тәмамлаганнан соң, укуны калдырып, Миргазиян ике ел колхозда эшли. 1944 елның августында армиягә алынып, Пенза өлкәсе Кузнецк ш. хәрби авиация мәктәбенә укый, аннан соң Япониягә каршы сугышка җибәрелә, анда ул укчы-радист сыйфатында бомбардировщикларда оча. Очкычлары сопкага бәрелеп, М. Юныс авиация һәлакәтенә дучар була, каты имгәнә. Госпитальдән соң штаб эшенә күчерәләр.

1950 елда экстерн тәртибендә Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлагач, авиаэскадрильяларда элемтә начальнигы булып хезмәт итә, бер үк вакытта кичке мәктәптә укый һәм аны алтын медальгә тәмамлый.

1955 елда, сәламәтлеге начараю сәбәпле, демобилизацияләнә, Мәскәүдәге М.В.Ломоносов исемендәге дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Бераздан университета укуын туктатып, Мореходка училищесына укырга керә. Шул ук вакытта Мәскәү университетында читтән торып укый башлый һәм аны 1961 елда тәмамлый. Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли башлый.

1957 елда кыска сроклы курсларны тәмамлагач, М. Юнысны чит илгә йөри торган сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу эштә ул 1968 елга кадәр була.

В 1968-1977 гг. М. Юныс диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында (СоюзморНИИ-проект), СССР Диңгез флоты министрлыганда, аннары «Наука и религия» журналы бүлек мөдире булып эшли. 1977 елда Азов диңгез пароходлыгында эшли башлый. 1987 елдан пенсиягә чыга. 1988 елдан профессиональ язучы. 90нчы еллар башында Мәскәүдән туган җиренә күченеп кайта, Әлмәттә яшә башлый.

Беренче хикәяләре «Морской флот», «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»), «Ялкын» һәм «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында бастырыла. Беренче «Тимер фил» китабы - 1968 елда, икенчесе - «Зәңгәр болытлар артында» - ике елдан соң бастырыла.

Яшь авторның аеруча танылган повестьләре - «Тозлы җил» һәм «Теләп алынган давыл».

Язучының чираттагы әсәрләре - «Табу һәм югалту», «Шәмдәлләрдә утлар яна» повестьләре, «Юлда уйланулар» трилогиясе, «Энҗе эзләүчеләр» җыентыгына кертелгән хикәяләр татар прозасының географик офыкларын киңәйттеләр, аның интеллектуаль агымын, кешенең үз вөҗданы алдында җаваплылыгы турында тирән фәлсәфи уйланулар белән баеттылар.

М.Юныс - 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татар ПЕН-клубының мактаулы рәисе.

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2004).

Яруллин Фәнис Гатаулл улы

(9.02.1938- 9.12. 2011)

Татарстанның халык шагыйре Яруллин Фәнис Гатауллович 1938 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Баулы районы Кызыл Яр авылында колхозчы крестьяннар гаиләсендә туган.

Шигырьләре 1960 елдан басыла башлый. 1964 елда яшь шагыйрьнең «Мин тормышны яратам» дип исемләнгән беренче шигъри җыентыгы чыга, ул әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар тарфыннан җылы каршы алына. Шул ук елларда ул бөтенсоюз журналларында һәм газеталарында да басыла, «Комсомольская правда» газетасы үткәргән яшь шагыйрьләр конкурсында катнашып, икенче премиягә лаек булган.

Ф.Яруллин поэзия, проза һәм драматургиянең төрле жанрларында яза. Балалар әдәбияты аның иҗатында зур урын алып тора. Балаларга аның «Минем елмаю», «Гел ашыгам», «Алмалар пешкән чакта», «Өч кыз һәм унөч алма» шигъри җыентыклары, «Зәңгәр күлдә Ай коена», «Өе балчык, иясе карчык», «Биюче бака», «Яшел утрау хуҗалары» әкиятләр китаплары, «Язмышлар язылганда», «Туган көн бүләге», «Язмышлар», «Яшел утрау хуҗалары» хикәяләр китаплары адресланган. Язучының автобиографик «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте яшь укучылар арасында аеруча популяр. Повесть берничә тапкыр яңадан басылып чыкты, рус һәм казакъ телләренә күчерелде.

Ф.Яруллинның шигъри иҗаты жанр төрлелеге белән аерылып тора. Монда лирика да, лирик-публицистик шигырьләр дә, поэмалар да, юмор-сатира да, җырлар да бар. Шигырь әсәрләре стиль һәм манерасы буенча халык җырларына якын, теле гади һәм җиңел. «Сулыш» һәм «Аерылмас дустым» шигъри җыентыклары өчен Ф. Яруллин 1978 елда Муса Җәлил исемендәге яшьләр республика премиясенә лаек була, ә «Җан авазы» шигырьләр һәм поэмалары китабы өчен аңа 1995 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Ниһаять, татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен Президент М.Шәймиевнең 2001 елның 13 февралендәге Указы белән аңа “Татарстан Республикасының Халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелә.

46 китап авторы булып тора.

Бөек Ватан сугышы геройлары:

Гаврил Петрович Евсеев (1914-1973) - Потап-Томбарлы авылында туган. Миномет полкында дивизия командиры. Майор Евсеев Врицен шәһәре (Германия) районында Одер елгасын кичү барышында батырлык күрсәтә. Герой исеме 1945 елның 31 маенда бирелгән.

Иван Дмитриевич Зиновьев (1905-1942) - тумышы белән Дубовка авылынан. 1927 елдан Төньякта, Урта Азиядә НКВД гаскәрләрендә хезмәт иткән, басмачылар белән көрәшә. 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышында катнаша. Чик буе полкының рота командиры капитан Зиновьев Уом авылы янында фронт коммуникацияләрен саклаганда батырлык күрсәтә. Герой исеме 1040 елның 26 апрелендә бирелә. Бөек Ватан сугышында полковник Зиновьев укчылар дивизиясе белән җитәкчелек итә. 1942 елда әсирлеккә эләгә һәм лагерьдан качуны әзерләгән өчен гитлерчылар тарафыннан атып үтерелә.

Михаил Петрович Панарин (1918-1943) - Кырымсарай авылында туып-үскән. Укчылар дивизиясенең разведка взводы командиры ярдәмчесе старшина Панарин 1943 елның сентябрь-октябрь айларында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәткән. 1943 елның декабрендә Кировоград өлкәсендә һәлак булган. Герой исеме 1944 елның 22 февралендә бирелгән.

Фатыйх Зариф улы Шәрипов (1921-1995) - Бәйрәкә-Тамак авылында туган. Танк корпусының танк ротасы командиры, өлкән лейтенант Шәрипов 1943 елның сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Герой исеме 1944 елның 10 гыйнварында бирелгән. Сугыштан соң Ленинградта яшәгән.

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 2 апреле, 16:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International