Гозәеров
Ильяс Исмәгыйль улы
Баулы муниципаль районы башлыгы, Баулы муниципаль районы Советы рәисе, Баулы шәһәре мэры
Туган көне:
1980 елның 27 мае
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
Телефон:
(85569) 6-07-00
Факс:
E-Mail:
Ilyas.Guzairov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1980 елның 27 маенда Баулы районының Якты Күл авылында туган.

Ике югары белеме бар. 2006 елда - Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт аграр университетын (финанс һәм кредит), 2014 елда РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен (менеджер) тәмамлый.

2003-2004 елларда «БТИ»  РДУП Баулы районында һәм Баулы шәһәрендә бүлендек предприятиесендә биналарны һәм корылмаларны инвентарьлаштыру буенча техник булып эшли.

2004-2005 елларда Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының Баулы районында һәм Баулы шәһәрендәге бүлегенең әйдәүче белгече булып хезмәт итә.

2005-2008 елларда «Баулы районы һәм Баулы шәһәре ТКХ идарәче компаниясе» МУ икътисадчысы вазифасында эшли.

2008-2014 елларда – Баулы муниципаль районы Советы Аппаратының оештыру бүлеге җитәкчесе.

2014 елның 10 февраленнән 2015 елның 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе булып эшли.

2015 елның 19 октябреннән хәзерге вакытка кадәр - Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Өйләнгән, дүрт кыз тәрбияли.

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International