Баулының булачак беренче сыйныф укучыларына рюкзаклар тапшырдылар

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы, «Бердәм Россия» партиясе инициативасы һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Быел безнең районда традиция буенча акция июль аенда башланды. Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын җыярга шәһәр һәм районның спонсорлары, депутатлары, предприятиеләре һәм оешмалары ярдәм итә.

Булачак беренче сыйныф укучыларына беренче портфельләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров тапшырды. Ул балаларга уңышлар һәм, әлбәттә, яхшы билгеләр алуларын теләде. Мәктәп сумкалары кирәкле канцелярия кирәк-яраклары белән комплектланган. Аларда дәфтәрләр, пластилиннар, линейкалар, төсле карандашлар, кисточкалар, төсле кәгазьләр һәм башка кирәкле әйберләр бар.

Рюкзакларны тантаналы тапшыру малайлар һәм кызлар өчен чын бәйрәм булды. Алар хөрмәтенә сәхнәдән күңелле концерт номерлары яңгырады.

Авторы: Айгөл Идиятуллина

 фото: автор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International