Фронт агитбригадасы, яшь армиячеләр, волонтерлардан торган делегация, сугыш ветераннары — Иван Поликушин, Аркадий Брехов, Халик Кәримов, Нургали Мәҗитов янына бардылар.
Ветераннар өчен җылы котлау сүзләре, сугыш еллары җырлары яңгырады.
Сугышта катнашучылар килгән кунакларга шатландылар һәм аларга карата булган игътибарлары, ихтирамнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Шулай ук, бүген котлауларны Кәбирә Шәгәли кызы Мәрданова да кабул итте. Аңа 104 яшь тулды. Ул Баулы районының иң өлкән кешесе. Күп еллар татар теле укытучысы булып эшләгән.