Баулыда “Виртуаль концерт залы” ачылды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген Баулы шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру кысаларында “Виртуаль концерт залы” ачылды.

Виртуаль концерт залы - сәнгатьне илнең төрле почмакларына «илтүче» проект.

Ике сүз белән әйткәндә, аның асылы шуннан гыйбарәт - иң кызыклы концертларны берьюлы берничә видеокамерага төшерәләр һәм турыдан-туры эфирда Интернет аша трансляциялиләр, кайбер концертларны язмаларда да тыңларга була.

Безнең район Татарстанда беренчеләрдән булып шәһәр халкына онлайн-режимда иң яхшы классик музыка концертларын күрсәтү мөмкинлеге алды.

Шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда "Виртуаль концерт залы"н ачу тантанасына төрле яшьтәге баулылар җыелды. Аларны бу вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.

– Без республикабызның иң ерак ноктасында торабыз, һәркем дә концерт карау өчен Казанга яки Мәскәүгә бара алмый. Хәзер исә безнең, баулыларның, Россия мәдәниятенә генә түгел, ә дөнья мәдәниятенә якынаю мөмкинлеге бар, – дип билгеләп үтте ул.

Якын арада сентябрьгә концертлар расписаниесе игълан ителәчәк. Баулыда яшь тамашачылар өчен онлайн-трансляцияләр көннең икенче яртысында, ә өлкәннәр өчен - кичке вакытта узачак. Афишалар алдан басылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International