Баулы районы Татар Кандызы авылында яшәүче Шәйхетдиновлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Иран Бадгтдин улы һәм Әмина Абдулла кызы уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр. Шәйхетдиновлар матур хезмәт юлы үткәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары , 2 оныкчыклары бар.
Юбилярларны Баулы районы башлыгы урынбасары Р.Г.Хамидуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.М.Мурсалимова, балалары, оныклары котладылар.Мәдәният йорты солисты Г.Закирова юбилярларга үзенең җырларын бүләк итте