КПСС Баулы район комитетының беренче секретаре (1952-1962 еллар). 1911 елда ТАССРның Әлмәт районы Бишмунча авылында туа. 1934 елда Арча педагогика училищесын тәмамлый. Кызыл Байрак ордены, Мактау билгесе ордены, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән.