Баулының 7 нче мәктәбендә «Имин тәгәрмәч - 2023» ЮИД республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Быел конкурста шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 20 команда катнашты. Һәр мәктәптән 9 дан 12 яшькә кадәрге ике кыз һәм ике малай составында команда тәкъдим ителде. Балалар берничә этаптан торган биремнәрне үтәделәр. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.