Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге эшкә чакыра

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге 18-40 яшьлек Россия Федерациясе гражданнарын полициягә эшкә чакыра.  Хезмәт хакы беренче хезмәт елында 25.000-30.000 сум.

Полиция хезмәткәре түбәндәге ташламалардан файдалана: 20 елдан пенсиягә чыгу; Россия Эчке эшләр министрлыгының югары уку йортларында бушлай белем алу; мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә урыннар белән чираттан тыш тәэмин ителү; 40 календарь көн ял; D категорияле машина йөртү хокукларына түләүсез уку һ. б.
 
В, С, D категорияле машина йөртүчеләрне, полиция участок уполномоченные, юл-патруль хезмәте инспекторы, ЮХИДИ дәүләт инспекторы, оператив дежур часть ярдәмчесе, оператив дежурный, ИВС полицейский, оператив вәкаләтле вәкилне эшкә чакырабыз.
 
 Баулы шәһәре, С.Сәйдәшев ур., 10 йорт Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 дән 13.30 га кадәр) (85569) 5-7-05, 5-13-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International