Баулыда Сабан туе күңелле узды

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Сабан туе күңелле һәм матур җыр-биюләр белән башланып китте. Үзешчән артистлар төрле телләрдә җырлар башкарып, Баулы җирендә инде берничә йөз ел буе тату яшәүче төрле халыкларның иҗатын күрсәтте. 

Сабан туен ачып, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин халыкны бәйрәм белән котлады һәм авыр хезмәтләре өчен авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде. Тәбрикләү сүзләрен шулай ук бәйрәм кунаклары да җиткерде. Шуннан соң авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, хуҗалык җитәкчеләрен, социаль өлкә хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларның һәркайсы алкышлар астында пьедесталга күтәрелде.

Ул арада зур аланда спорт ярышлары, конкурслар һәм халык уеннары: колгага менү, капчык көрәше, көянтәдә су ташу һәм башкалар.

Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/tema-dnya/v-bavlakh-sabantuy-proshel-yarko-i-veselo

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International