Федераль партия проекты кысаларында "Карлыгач" лагере базасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Пасхаль шатлык" дигән чара узды.
Бәйрәмгә үз гаиләсе белән Серафим Саровский храмы настоятеле Владислав Паняев килде. Ул Пасха бәйрәме турында, аның гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында сөйләде.
Балалар өчен шәһәр укучылар Советы волонтерлары "БлагоДарение" хәйрия фонды ярдәмендә күңелле уеннар һәм викториналар әзерләде.
Чара куличлар белән чәй эчү белән тәмамланды.