Баулы волонтерлары ветераннарны котладылар

2020 елның 25 апреле, шимбә

Баулы районы «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте активистлары Бөек Ватан сугышында ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгына багышланган патриотик акция үткәрделәр.

Акция барышында Җиңү волонтерлары Бөек Ватан сугышында катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм бүләкләр - «МНКТ» ҖЧҖ кече нефть компаниясеннән (директоры Шәймиев Т.А.) азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International