Баулы яшьләр эшләре бүлеге үзешчән сәнгать бәйгесендә җиңү яулады

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концертлар залында шәһәр үзешчән сәнгать смотр-конкурсы узды, ул ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Баулы муниципаль районының 90 еллыгына һәм  Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. 
Смотр-конкурста шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре үзешчән сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. 
Нәтиҗәдә «Яшьләр доньясы» яшьләр үзәге беренче, мәгариф бүлеге коллективы - икенче, социаль яклау бүлеге коллективы өченче урынга лаек булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International