Баулы ветеранын юбилей белән котладылар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

7 декабрь көнне Баулы шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мария Сарманова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Олы яшьтә булуларына карамастан, Мария Яковлевна, хәрәкәтчән, яхшы хәтере белән шаккатыра. Ул аны олы юбилее белән котларга килгән һәр кунакны елмаеп, кочаклап каршы алды. Ә аның йортында кунаклар күп иде: күршеләр, туганнары һәм элеккеге хезмәттәшләре килде.

Мария Сарманова гомере буе Баулы УБРда диспетчер булып эшләгән, аның гомуми хезмәт стажы 42 елдан артык. 

Ире белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. 

Юбилярны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та котлады. Ул аңа бүләк, чәчәкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды. 

Автор: Айгөл Идиятуллина.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International