Баулылы халыкара авыл яшьләре конгрессында катнашачак.

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда Европа Советының алдынгы спикерлары белән Конгресс координаторларын укыту узды. Әлеге укыту катнашучыларның компетенцияләрен арттырырга, әлеге чараны оештыру процессына муниципаль районнарны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Укуга «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Баулы бүлекчәсе рәисе Елена Дәүләтова барды. Авыл яшьләренең халыкара конгрессында ул мәйданчыкларның берсендә координатор булып эшләячәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның 6-9 февралендә безнең республика башкаласында Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Конгресста Европа Советының һәм БДБ илләренең 30дан артык иле, Россия Федерациясенең 50 регионы һәм Татарстан Республикасыннан 100 делегат катнашачак.

Конгрессның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак, анда «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» дәүләт программасын гамәлгә ашыручы республиканың иң яхшы муниципаль районнары бүләкләнәчәк.

«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Баулы бүлеге Татарстанның район бүлекчәләре арасында лидерлар өчлегенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International