Баулыда балалар белем бирү үзәкләрен тикшерделәр

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бүген, 13 сентябрь көнне, Баулы шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формалары үзәкләре тикшерелде.

Шәхси балалар үзәкләрендә һәм клубларында балаларга уңайлы һәм куркынычсыз булуын тәэмин итү максатларында Баулы шәһәрендә эшләүче дүрт үзәккә барылган.

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина җитәкчелегендәге эшче төркем "SmartKid" балалар үсеше студиясе, "Wonderland" балалар клубы, "Чудо чадо" гаилә клубы, "Непоседы"күңел ачу клубы эшчәнлеге шартлары белән танышты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International