Баулы шәһәренең мактаулы гражданины туган як музеена бүләк ясады

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 5 сентябрь көнне, Баулы туган якны өйрәнү музеенда бүләк бирү көне узды. Баулы УБР ветераны, СССРның Мактаулы нефтьчесе, Татарстан Республикасы Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Александров Михаил Николаевич музейга Баулы бораулау эшләре идарәсе байрагын, ике “Социалистик идарә җиңүчесе” байрагын, шулай ук 1981 елгы УБР Мактау китабын, Җиңүнең 60 еллыгы хөрмәтенә фотоальбом, УБР фотоальбомы, 1988 елгы “Буровик” мәгълүмат битен бүләк итте.

Бу әйберләр барысы да музей фондларында мактаулы урын алачак, күргәзмәләрдә һәм музей программаларында күрсәтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International