Баулы оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре коллективлары ел саен район терлекчеләренә яфрак азык - витаминнар һәм клетчатка чыганагы җыюда ярдәм итәләр.
“Мәсәлән, 3 июльдә Удмурт Ташлысы авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, шулай ук әлеге җирлекнең мәдәният һәм мәгариф өлкәсе коллективлары бергәләп яфрак азык әзерләүгә чыктылар"-дип хәбәр итә Баулы-информ.
Ә бүген әлеге эстафетаны Александровка авыл җирлеге халкы күтәреп алды.
Фото: Удмурт Ташлы һәм Александровка авыл җирлекләре.