Быел сабан бәйрәме Баулыда 8 июньгә билгеләнгән, ә авылларда 9 июньдә узачак.
Сабантуй программасында: кыр батырларын, алдынгы механизаторлар һәм терлекчеләрне хөрмәтләү һәм бүләкләү, милли көрәш, ат чабышлары, спорт бәйгеләре, халык уеннары, үзешчән сәнгать концерты һәм театральләштерелгән тамаша.