“Җилкәннәр җилдә сынала”

2018 елның 17 феврале, шимбә

16 февраль көнне, М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллиның 80 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләнгән хәтер кичәсе узды.

Ф.Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханымны бөтен зал басып, көчле алкышлар белән каршы алды. Кичәдә Баулы районы хәкимият башлыгы Рамиль Гатиятуллин чыгыш ясады, Нурсөя ханыма рәхмәт әйтеп, чәчәкләр бүләк итте. Хәтер кичәсендә Татарстан язучылар берлеге рәисе Д.Салихов, Баулының мактаулы гражданины М.Афзалов, Кызылъярдан Ф.Яруллинның укытучысы Р.Мөхәммәтҗанова, Бөтендөнья татар конгрессы Баулы җирле оешмасы җитәкчесе Р.Шараева чыгыш ясадылар. Чарада Ф.Яруллинның шигырьләре яңгырады. Шагыйрь сүзләренә язылган җырланы М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары башкарды. 

 

www.bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International