Зотагин
Петр Александрович
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы.
1935 елның 20 июнендә ТАССРның Буа районы Иске Борындык авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген туган авылында төрле эштә башлап җибәрә.  Аннары «Буденновец» район газетасының җаваплы секретаре, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, «Путь Ильич» район газетасы мөхәррире, «Знамя» Баулы район газетасы (соңыннан «Слава труду») мөхәррире урынбасары, Баулы эчке эшләр бүлеге башлыгының сәяси-тәрбия эше буенча урынбасары булып эшли.  
Подполковник Петр Зотагин - "Казанышлары, намус һәм РФ Эчке эшләр министрлыгы традицияләренә тугрылык өчен" ордены кавалеры. Татарстан Республикасы журналистлары берлегенең мактау дипломы, «Мәскәүдә XXII җәйге Олимпия уеннарында җәмәгать тәртибен саклау буенча бик яхшы хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
2012 елда «Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының мактаулы гражданины» исеменә лаек булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International