КПСС Баулы район комитетының беренче секретаре (1965-1969 еллар). 1930 елда Башкортстан АССРның Күгәрчен районы Подгорное авылында туа. 1950 елда - Ишимбай нефть техникумын, 1960 елда Казан югары партия мәктәбен тәмамлаган. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм "Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан" медале белән бүләкләнгән.