Зарипов
Наил Шамил улы
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, Россиянең мактаулы төзүчесе, СССР Дәүләт авыл хуҗалыгы техникасы комитеты отличнигы.

1955 елның 12 августында ТАССРның Биектау районы Алаты бистәсендә туган.

ТАССР Дәүләт агросәнәгатенең «Борисково» предприятиесе директоры, КПССның Татарстан өлкә комитетының партия оештыру эше бүлеге инструкторы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшләгән. Татарстан Республикасының Халык депутаты. 1994-1998 елларда Баулы районы һәм Баулы шәһәре администрациясе башлыгы, халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе була. «Мактау билгесе» ордены кавалеры.

 Баулы район Халык депутатлары Советы Президиумының 1997 елның 21 октябрендәге 67 номерлы карары белән «Баулы шәһәренең мактаулы гражданины» исеменә лаек булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International