1946 елның 23 апрелендә Әлмәт районы Габдрахман авылында туган. Россия Федерациясенең Атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган Минтопэнерго хезмәткәре; Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе; фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. 1999 елдан - «Татнефть» ачык акционер җәмгыяте генераль директоры. «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «Дуслык» ордены, «Татнефть» ААҖ алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.
2006 елда «Баулы районының мактаулы гражданы» исеменә лаек була.