САБЛИН
Иван Васильевич
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

СССР Нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе.

1929 елның 13 сентябрендә Бирск районының Крауша авылында, Башкорт АССРында туган.

Хезмәт эшчәнлеген «Баулынефть» трестының нефть промыселы участогы начальнигы булып башлый, аннары контроль-үлчәү приборлары цехы начальнигы, «Баулынефть» идарәсенең 1 нче нефть промыселы мөдире урынбасары - өлкән инженер, нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе, баш инженер-җитәкче урынбасары, әйдәп баручы инженер-технолог булып эшли.

 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, СССР Нефть сәнәгате министрлыгының «Нефть чыгару сәнәгате отличнигы» күкрәк билгесе, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, «Татнефть» ААҖ алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.

2009 елда «Баулы муниципаль районының мактаулы гражданы» исеменә лаек булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International