МӨХӘММӘТШИН
Марсель Хан улы
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең мактаулы нефтьчесе.

1939 елның 2 февралендә ТАССРның Саба районы Шәмәрдән авылында туган. 1967 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген слесарь булып башлый, электромонтаж цехы механигы, мастер, пар-су белән тәэмин итү цехы башлыгы, аннары җитештерү хезмәте күрсәтү базасы җитәкчесе, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсенең гомуми мәсьәләләр буенча начальник урынбасары булып эшли.

«Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

1997 елда «Баулы шәһәренең мактаулы гражданы» исеменә лаек була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International