Баулы район ГХАТ бүлегендә июль аенда 14 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 7-малайлар, 7- кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3 – икенче, 5- өченче, 2-дүртенче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемнәр кушалар. Мәсәлән, июль аенда Алмаз, Арсений, Арслан, Виген, Елисей, Халид, Эмир, Алина, Алевтина, Дарина, Индира, Кира, Самина, Серафима дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага 25 яшь һәм иң яшь әтигә 26 яшь, иң өлкән анага 36 һәм иң өлкән әтигә 39 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 22 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 18, ә иң яшь кияүгә 20 яшь, иң олы кияүгә – 56 , ә кәләшкә – 53 яшь.
Фото: Яндекс.Рәсемнәр