Баулылар татар телендә элмә такталарда һәм табличкаларда хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша алалар

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Баулылар республика халкын татар телендәге элмә такталарда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурска кушыла алалар. 1 марттан 1 сентябрьгә кадәр уза торган конкурста Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән барлык теләүчеләр катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен: «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасын урнаштыру; «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасында авторизацияләнү, «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга, шуннан соң  хаталы элмә тактаның фотосурәте белән  хәбәрнамә җибәрергә кирәк.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнар тарафыннан хәбәр бирү мөмкинлеге булмаган очракта, гражданин конкурста катнашу өчен, язма рәвештә мөрәҗәгать итә ала. Ул белешмәләр, мәгълүмати табличкаларда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталарны, фотоматериалның төгәл адресын һәм кушымтасын күрсәтеп, конкурс модераторына - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, iyali.anrt@mail.ru электрон адресына яки 4211, Казан, Карлс ур., 12 адресына җибәрә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар 10 җиңүчене билгеләячәк («Халык контроле»ндә урнаштырылган хәбәрнамәләрдә иң күп фотоматериаллар җибәрүчеләрне). Җиңүчеләр «Конкурс җиңүчесе» дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы агымдагы елның дүртенче кварталында булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Конкурс татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия инициативасы белән үткәрелә. Аның төп максаты - татар телен саклап калу һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны бетерү эшенә җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International