Баулылар “Җиңү диктанты” язды

2021 елның 30 апреле, җомга

“Җиңү диктанты” – халыкара тарихи акция, ул Россия һәм башка дәүләтләр гражданнарына 1941-1945 елларда булган вакыйгалар турында белемнәрен тикшереп карарга мөмкинлек бирә. Быел акция өченче тапкыр үткәрелә.

езнең районда “Җиңү диктанты” уздыруның төп мәйданчыклары – Баулының 1нче һәм 6нчы мәктәпләре булды. Чарада катнашу өчен, алдан акция сайтында теркәлергә кирәк иде. Сайтта онлайн режимда катнашу мөмкинлеге дә тудырылды.

Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен тикшереп карарга туксаннан артык баулылы килде. Алар арасында мәктәп укучылары да, укытучылар да, җитәкчеләр дә, ветераннар да бар иде.

Диктантта катнашучыларга 45 минут эчендә 25 биремгә дөрес җаваплар табу бурычы куелды. Биремнәр тест рәвешендә иде.

“Җиңү диктанты” акциясендә дөньяның 80 иленнән кешеләр катнашты. Нәтиҗәләр 24 июньдә билгеле булачак. Җиңүчеләр Җиңү парадына чакыру һәм югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алачак.

Автор: Айгөл ХӨСӘЕНОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International