Эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашыруга социаль контракт һәм салым салу мәсьәләләре

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан авыр тормыш шартларында калган аз керемле гражданнарга адреслы социаль ярдәм программасы гамәлгә ашырыла, шул исәптән алар тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 12 айга кадәр социаль килешү төзү юлы белән. 2021 елга социаль контракт буенча бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 75 000 сумнан да артмаган күләмдә билгеләнде.

Эшмәкәрлек төренә карамастан, һәр эшкуарна иминият кертемнәрен түләү бурычы куела. 

2021 елда «үзең өчен» иминият кертемнәрен 40 874 сум күләмендә агымдагы елның 31 декабренә кадәр түләргә кирәк. Шулардан 32 448 сумы - мәҗбүри пенсия иминияте өлеше (түләү срогы 01.07.2022, кереме 300 000 сумнан артып киткән түләүчеләр шуңа өстәп керем суммасыннан 1,0 %) һәм мәҗбүри медицина иминияте өлеше - 8 426 сум күләмендә. Шул ук вакытта, ИП иминият кертемнәрен ай саен 3406,20 сумлап тигез өлешләр белән түли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International