Бакчачылар өчен мөһим мәгълүмат

2020 елның 5 июне, җомга

2020 елның 5 июненнән "Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон, шулай ук "Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында"гы законга үзгәрешләр кертү турында"гы 162-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә керә башлый. Бу яңалыкны Росреестр һәм ТР буенча Кадастр палатасы экспертлары шәрехләде.

Әйтик, хәзер гомуми җыелышта бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзалары гомуми милек белән эш итү хокукын кемгә ышанып тапшыруны һәм кадастр исәбен алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү өчен гариза бирү өчен Росреестрга мөрәҗәгать итү буенча вәкаләтләр бирә алачаклар. Шулай итеп, хәзер гомуми файдаланудагы милекне теркәгәндә СНТ әгъзаларына ышанычнамә рәсмиләштерергә кирәкми.

Шулай ук 5 июньнән, әлеге закон нигезендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре идарәләренең банкларда гомуми счетларны ачу хокукы барлыкка килә. Шул ук вакытта БДБ рәисе якындагы гомуми җыелышта мондый счет ачу килешүе шартлары турында хисап тотарга тиеш. Банк счетын ачу турындагы мәгълүматларны бакчачылык ширкәтен булдыру турындагы карарда күрсәтергә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International