Татарстан Росреестры физик затларга карата тикшерүләрне торгыза

2020 елның 5 июне, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе физик затлар тарафыннан җир законнары үтәлешен тикшерүне яңадан башлап җибәрде.

Билгеле булганча, гражданнарны, юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны тикшерү өчен вакытлыча мораторий агымдагы елның 18 мартыннан кертелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эпидемиологик хәл шартларында күзәтчелек чаралары процедурасы барлык санитария-гигиена таләпләрен, шул исәптән битлекләрне һәм перчаткаларны мәҗбүри куллану, социаль дистанцияне үтәү белән башкарылачак. Гражданнарны кабул итү, җир законнарын үтәүне тикшерү материалларын карау кысаларында, Авангард урамы, 74нче йорт адресы буенча, 7нче подъездда, социаль дистанцияне үтәү мөмкинлеге өчен, 1 сәгать интервалы белән үткәрелә. Шәхси контактларны минимальләштерү, шулай ук, шул исәптән, җитмәгән документларны электрон почта адресына алуның дистанцион алымнарын куллану хисабына да ирешеләчәк (zemcontrol@mail.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International