Баулы студентларына экстремизм куркынычы турында сөйләделәр

2019 елның 6 сентябре, җомга

5 сентябрь көнне “Экстремизмга - Юк!" декадасы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге полиция участок уполномоченные Альберт Хәбипов үзәк китапханәдә, толерант мөнәсәбәтләр тәрбияләү максатыннан, Баулы аграр көллиятенең беренче курс студентлары алдында чыгыш ясады.

Әңгәмә барышында балалар "экстремизм" һәм "терроризм" төшенчәләре турында белделәр. Альберт Хәбипов Интернеттагы сайтларга аеруча сак карарга кирәк, аларның күбесе экстремизм һәм терроризм идеологиясен актив пропагандалавын ассызыклады.

Фото: bavly_police 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International