ИБРАҺИМОВ
Җәмил Ибраһим улы
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

1933 елның 25 гыйнварында Баулы районының Мортаза авылында туган. ТАССРның атказанган нефтьчесе, күп тапкырлар социаль ярышлар җиңүчесе була. Хезмәт эшчәнлеген 1949 елда нефть чыгару операторы укучысы булып башлый, аннары оператор, мастер, өлкән инженер-технолог, ЦДНГ-3 җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкара. «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «Мактау билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Халык депутатларының Баулы район Советы башкарма комитетының 1986 елгы 416 номерлы карары белән «Баулы районының мактаулы гражданы» исеменә лаек була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International