Хәбибуллин
Альберт Галимҗан улы
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

1958 елның 2 августында Татарстан АССРның Баулы эшчеләр бистәсендә туган. “Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше” белгечлеге (инженер-төзүче) буенча Казан инженерлык-төзелеш институтын (1992 ел), “Икътисад һәм агросәнәгать комплексы белән идарә итү” белгечлеге (икътисадчы) буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен (2000 ел) тәмамлаган. 1973-1977 елларда БАССРның Октябрьский шәһәре коммуналь-төзелеш техникумында белем ала. 1977 елда “Башремстрой” трестының ремонт-төзелеш идарәсе мастеры булып эшли, 1977-1979 елларда – Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1980-1981 елларда – авыл хуҗалыгы идарәсенең хуҗалыкара капиталь төзелеш бүлеге баш инженеры. 1981-1984 елларда – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хуҗалыкара капиталь төзелеш бүлеге начальнигы. 1986-1987 елларда – ТАССРның Баулы районы агросәнәгать берләшмәсе рәисе урынбасары. 1987-1989 елларда – “Ленагрострой” хуҗалыкара төзелеш оешмасы начальнигы. 1989-1992 елларда – Баулы район халык депутатлары Советының башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1992-2001 елларда – Баулы районы һәм Баулы шәһәре хакимияте башлыгының төзелеш, икътисад, шәһәр буенча урынбасары. 2001-2005 еллар – Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы. 2005 елның феврале - 2005 елның декабре – Татарстан Республикасының Баулы районы һәм Баулы шәһәре хакимияте башлыгы. 2006 елның 1 гыйнварыннан – район башлыгы, Баулы муниципаль районы Советы рәисе. 2014 елның октябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе.

2014 елда "Баулы районы мактаулы гражданины" исеменә лаек булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International