Гатиятуллин
Рамил Хәкимулла улы
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

1962 елның 8 ноябрендә Бөгелмә шәһәрендә туган.

1985 елда "Технология һәм нефть һәм газ ятмаларын комплекслы эшкәртү" белгечлеге буенча Уфа нефть институтын тәмамлаган.

1985-1991 елларда Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре «Иркеннефть» нефть-газ чыгару идарәсендә мастер ярдәмчесе, өлкән технолог, өлкән инженер, җитәкче урынбасары, цех начальнигы урынбасары булып эшли.

1991-1995 еллар - «Татойлгаз» уртак предприятиесендә баш технолог, баш инженер (Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре); 1995 елда - «Иркеннефть» нефть-газ чыгару идарәсендә технологик бүлек начальнигы урынбасары (Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Карабаш эшчеләр бистәсе); 1995-2000 еллар - “Тафойл” ябык акционерлык җәмгыятенең Бөгелмә участогы начальнигы (Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре); 2000-2009 еллар - “Баулынефтепродукт” ачык акционер җәмгыяте баш инженеры, генераль директоры, директоры.

2009-2014 елларда “Татнефть АЗС-үзәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Баулы филиалы начальнигы булып хезмәт итә.

2014-2021 елларда  Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы башлыгы, Баулы шәһәре Мэры, Баулы шәһәр Советы рәисе вазыйфаларын башкара.

 «Казанның 1000 еллыгы истәлеге» медале, «Россия Профсоюзларына 100 ел» медале, «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, “Сугышчан дуслыкны ныгыту өчен” медале, ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

2021 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Мактаулы гражданины исеме бирелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International