Ганиев
Гали Газиз улы
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе, «Татнефть» акционер җәмгыятенең мактаулы нефтьчесе.

1947 елның 1 октябрендә ТАССРның Баулы районы Яңа Шалты авылында туган.
Хезмәт юлын 1971 елда нефть әзерләү һәм суырту цехы операторы вазифасыннан башлады. Аннары инженер-технолог, цех установкасы начальнигы, хезмәтне фәнни оештыру буенча лабораториянең өлкән инженеры, НОТ бүлеге җитәкчесе булып эшли.

1979 елда нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы итеп билгеләнә. Ике елдан соң «Елховнефть» идарәсен җитәкли башлый, аннары өч дистә елдан артык «Татнефть» ААҖнең «Баулынефть» идарәсе башлыгы булып эшли. 2012-2018 елларда - «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ генераль директоры. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, техник фәннәр кандидаты, фәнни хезмәтләр авторы. "Мактау билгесе", Дуслык орденнары, шулай ук "Татнефть" ААҖ алдындагы казанышлары өчен" мактаулы билгесенә ия.

1997 елда «Баулы шәһәренең мактаулы гражданы» исеменә лаек булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International