Александров
Михаил Николаевич
Мактаулы гражданин
БИОГРАФИЯ

1937 елның 30 ноябрендә Азнакай районының Холмовка поселогында туган. Югары белемле, 1965 елда УНИ тәмамлаган. 1957-1960 елларда – Совет Армия сафларында хезмәт иткән. 1957 ел – ТК скважиналарын тампонажлау машинисты, бораулаучы, бураулау буенча инженер, бураулау мастеры, өлкән инженер-диспетчер, «Альметьевбурнефть» трестының ПТО КБ-1 өлкән инженеры. 1970-1972 – РИТС начальнигы урынбасары 1972-1977 еллар - Әлмәт УБР ПО начальнигы; 1977-1980 еллар – Азнакай УБР баш инженеры; 1980-1986 еллар – Баулы УБР "Татнефть» начальнигы; 1986-1987 еллар - «Татнефтегазразведка» трестының идарәчесе; 1987-1990 еллар - Баулы УБР начальнигы; 1990-1996 еллар – командировка (Индия Республикасы) 1996-1997 еллар - ЦИК начальнигы; 1997-2002 еллар - ҖЧҖ «Татнефть-Алабакульский кирпичный завод» директоры; 2002 ел - «Татнефть-Алабакульский кирпичный завод» ҖЧҖ киңәшчесе; 2003 елдан - ТСС ООО «Татнефть-Бурение» консультанты. Бүләкләре: “Мактау Билгесе” ордены (1977), “Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинга 100 яшь тулу уңаеннан ” (1970),”Көнбатыш Себернең җир асты байлыкларын һәм нефть-газ комплексын үзләштергән өчен” (1988), “Хезмәт ветераны” (1984) медальләре. ТАССРның атказанган нефтҗчесе (1983), «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең мактаулы нефтьчесе (1997), СССР нефть сәнәгате отличнигы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International