ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2024 ел
якшәмбе

20 майда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кырау төшүе көтелә. Һава температурасы 0..-3 градус. 


18
май, 2024 ел
шимбә

Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

19, 20 майларда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы төнлә 0..-3 градуска кадәр төшәчәк. 


17
май, 2024 ел
җомга

Узган елның маеннан почта бүлекчәләре махсус хәрби операция зонасына хәрбиләр өчен бушлай посылкалар кабул итә башлады. Бу вакыт эчендә Татарстан халкы почта аша 7 000 гә якын шундый посылка җибәргән.

Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.

18 майда зур гаилә ял көннәре узачак, аның кысаларында  "Музейлар төне" акциясе һәм "Умырзая" вокаль ансамбле концерты узачак.

Районда язгы кыр эшләре дәвам итә.


16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

17 май төнендә 0..-2 градуска кадәр салкын булуы көтелә. 


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында хәрби хезмәт һәм диспансерлаштыру сорауларына кагылган яңа категорияләр кертелде.

16 майда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә -2..-7 градуска кадәр салкын булып, кырау төшүе көтелә. 


14
май, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан бизнесына беренче тапкыр «Даман» партнерлык финанслау продукты буенча гарантияле ярдәм күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International