ГХАТ органнарының 100 еллык юбилее елында Баулы районының 100-нче никахы

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

2017 елның 29 июлендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә  100-нче никах теркәлде – Ленир һәм ИлсөярДавлетшиннарның яшь гаиләсе  туды.

Беренче тапкыр Ленир чибәр кызны сәхнәдә күрә: Илсөяр җырчы Ришат Төхвәтуллин төркемендә биюче булып эшли.  Шушы көнне аларның гүзәл мәхәббәт тарихы башланып китә. Танышуга бер-ике ай узгач Ленир, көчле хисләре белән канатланып, бик мөһим адым ясый: февраль аенда Балык Бистәсе авылының концерт залы сәхнәсендә, ул Илсөяргә тәкъдим ясады.

Без чын күңелдән Ленир һәм Илсөяр Давлетшиннарны гаилә корган көннәре белән котлыйбыз!

Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның  7 аенда 100 яңа гаилә теркәлде, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 26 парга күбрәк.  

Һәр яңа гаилә  бәхетле булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International