Ык буе авыллары Сабан туе батырына Татарстан Президенты машина бүләк итә

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Милли бәйрәм 21 июль кичендә Туймазы шәһәре үзәк мәдәният һәм ял паркында татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары концерты белән башланачак.

 

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бер атнадан, ягъни 22 июль көнне, Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык буе авыллары Сабан туе узачак. Әлеге чарада барлыгы 14 район вәкилләре катнашыр, дип көтелә.

Сабан туе Туймазы районы Төмәнәк авылында үтәчәк. Бәйрәмдә Татарстанның – Азнакай, Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Ютазы районнары, Башкортстанның Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнары, Оренбург өлкәсенең Абдуллино, Октябрьский районнарыннан делегатлар катнашачак.  Чит илдән дә кунаклар килүе көтелә.

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, әлеге Сабан туен уздыру тәкъдиме белән Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов чыккан, ә Бөтендөнья Татар конгрессы әлеге фикерне хуплап, аңа ярдәм иткән.

“Ык буе авыллары Сабан туе безнең төрле төбәкләргә бүлгәләнгән халкыбызны гына түгел, ут күршеләр булып яшәгән татар һәм башкорт халкының берләшүенә, якынлашуына тагын бер адым булачак”, - ди Марс Тукаев.

Урынбасар билгеләп үткәнчә, милли бәйрәмне оештыруда Татарстан җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәткән. Мисал өчен, көрәштә батыр калучыга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Лада Гранта” машинасы бүләк итәчәк.

Марс Тукаев сүзләренчә, Ык буе авыллары Сабан туен оештыручылар аны ел да күчеп йөри торган бәйрәм итәргә тели. Шул сәбәпле, чара икенче елга Татарстанның Азнакай районында үткәрелүе ихтимал.

Милли бәйрәм 21 июль кичендә Туймазы шәһәре үзәк мәдәният һәм ял паркында татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары концерты белән башланачак.

Ык буе авыллары Сабан туе бәйрәменең төгәл программасы түбәндәгечә:
21 июльдә:
19.30 сәгать  - Туймазы үзәк мәдәният һәм ял паркында башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты.

22 июльдә:

10.00 сәгать –Татарстан, Башкортстан Республикалары, Оренбург өлкәсе югары җитәкчелегенең Төмәнәк авылында “Аналар һәм сугыш балалары” һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы.
10.30 сәгать – ачык һавадагы “Бабай утары” туристик-музей комплексын ачу тантанасы.
11.30 сәгать – Татарстан, Башкортстан республикалары, Оренбург өлкәсе вәкилләре урнаштырган тирмәләрне, милли ихаталарны карау, күргәзмәләр белән танышу.
12.00 сәгать – Сабан туен ачу тантанасы. Сәнгать әһелләре, иҗади коллективлар чыгышлары.
13.00 сәгать – ярышларга старт бирелү.
17.00 сәгать – ярышлар нәтиҗәләрен билгеләү, җиңүчеләрне бүләкләү;
18.00 сәгать – бәйрәмне ябу.

Чыккан: http://tatar-inform.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International