Баулы ГХАТ бүлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне алдыннан күңелле мәшәкәтләр

2017 елның 7 июле, җомга

Баулы ГХАТ бүлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне алдыннан күңелле мәшәкәтләр күп булды.

Бу бәйрәм көнендә Данис һәм Сирена Вагизовлар гаилә тормышларының 40 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Юбилярлар тату, бәхетле гомер кичереп акыллы балалар тәрбияләгәннәр, намус белән илгә хезмәт иткәннәр.Сирена ханым 42 ел авыл китапханәсендә эшләгән. Әле дә актив җәмәгать эшләре алып бара, ветераннар җирле бүлегенең җитәкчесе һәм "Ак калфак" оешмасының актив әгъзасы булып тора. Юбилярларны татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Р. М. Шәфыйкова һәм коллегалары җылы котладылар, чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бәләкләр тапшырдылар.

Шул ук көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.И.Хөснуллина Тагировлар, Шафиковлар, Салаховлар гаиләләренә Ана капиталы Сертификатлары һәм 14 яше тулган 9 егет һәм кызга Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырды.

Якты бәйрәм алдыннан 8 никах теркәлде.

Бар гаиләләргә дә мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм шатлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International