Баулы районында имам-мөхтәсиб сайладылар

2017 елның 28 апреле, җомга

Баулының үзәк “Гали” мәчетендә районның имам-мөхтәсибен сайлау буенча җыелыш үтте. Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгышы казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе һәм Урыссу бистәсе имам-хатыйбы  Марат хәзрәт Мәрданшин, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Хәким Мөгыйнов һәм районның барлык авыл җирлеге мәчетләреннән имамнар катнаштылар.

Чарага килүчеләргә Марат хәзрәт Мәрданшин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде. Җыелыш районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовның коръән аяте белән башланды.

- Хөрмәтле дин кардәшләребез-имамнарыбыз, сез барыгыз да 17 апрель көнне Казанда үткән Татарстан мөселманнарының җиденче корылтаенда Камил хәзрәт Сәмигуллинны республика мөфтие итеп сайлауларда катнаштыгыз, - диде Ринат Хәмидуллин.- Ә бүген без шул ук тәртиптә үзебезнең районыбызның имам-мөхтәсибен сезнең арадан сайлап куярга тиешбез. Соңгы берничә елда безнең Баулы җирлегендә дини мәсьәләдә бер генә дә аңлашылмаучылык килеп чыкмады. Һәр авылда имамнарның барысы да белемле-шаһәдәтнамәле булуы бик яхшы күрсәткеч. Димәк безнең имамнарыбыз белемле дигән сүз.

Җыелыш барышында моннан дүрт ел элек Баулы районына имам-мөхтәсиб итеп  сайланган Әнвәр хәзрәт Хәмитов үз эшчәнлегенә чыгыш ясады.

- Чыгышымның башында ук әйтәм, бу отчёт безнең барыбызның күмәк башкарган хезмәтне чагылдыра, - диде ул.

Җыелышта катнашучылар бер тавыштан Баулы районы имам-мөхтәсибе итеп Әнвәр хәзрәт Хәмитовны сайладылар.

Имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы, дүрт ел эчендә башкарылган эшләр, күркәм чаралар, авыл имамнарының сайлау җыелышы турында фикерләре хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесеннән карап белергә мөмкин.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International