Баулы укучылары бәйгесе Тукайга багышланган

2017 елның 22 апреле, шимбә

Баулының беренче санлы мәктәбендә районның барлык мәктәп укучылары катнашында  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай!” дип исемләнгән шигырь бәйгесе булды. Чарада барлыгы 19 чыгышны карап, жюри бәя бирде.

– Мондый ел саен үткәрелүче чараларга укучылар теләп эзерләнәләр, телебезгә булган мәхәббәтне үстерү һәм бөек шәхесләр хакында тулырак итеп өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек бу, – ди өченче санлы мәктәпнең китапханәчесе Флёра Хәсәнова.

Поповка урта мәктәбенең беренче сыныфында укучы рус малайлары һәм кызлары Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” исемле шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

– Минем укучыларым үзләре кечкенә, үзләре рус телле, шулай булуга карамастан, әлеге бәйгегә күңел биреп, аңлап әзерләнделәр, – ди Поповка мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Габсабирова.

Бәйгенең нәтиҗәләре:

Гран-при – Хәлиуллина Айсылу, 1нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы (8 сыйныф)

Иң яхшы шигырь сөйләүче – Газыймов Иршат, Яңа Чүте төп белем бирү мәктәбе укучысы (6 сыйныф)

Иң яхшы җыр башкаручы – Садыкова Аделина, гимназия (2 сыйныф)

1 урын – Миргалимова Алсу, гимназия укучысы (9 сыйныф)

1 урын – Закирова Сафия, 6нчы санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы (4 сыйныф)

2 урын – Габидуллина Алия, 3нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы (8 сыйныф)

2 урын – Хәйретдинов Радмир, Исергәп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы (3 сыйныф)

3 урын – Салахова Эльвина, Шалты төп белем бирү мәктәбе укучысы (8 сыйныф)

3 урын – Мәҗитов Камил, 7нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы (4 сыйныф)

Әсәрне сәхнәләштерү буенча:

Әсәрне иң яхшы сәхнәләштерүче – Хөсәинова Эмилия, 3нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы (1 сыйныф)

1 урын – Поповка гомуми белем бирү мәктәбе укучылары (1 сыйныф) 

2 урын – 5нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары

3 урын – Татар Томбарлы төп белем бирү мәктәбе укучылары

Чарада катнашкан һәр укучыга яки иҗади төркемгә сертификатлар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International