Вил Усманов җиде тапкыр хатыннан аерылган

2017 елның 19 марты, якшәмбе

Якташыбыз, җырчы, композитор, баянчы, көрәшче  Вил Усманов  туган ягы Баулыда концерт куйды. 

Җырчының үз туган көнендә (18 март) үткән концерты котлаулар, чәчәк бәйләмнәренә, изге теләкләргә бай булды. Хәтта сәхнәгә өеп пешерелгән бавырсак белән дә чыктылар.

Концерт башланырга бер сәгатьләп вакыт бар. Вил Усманов сәхнәгә чыгар алдыннан репетиция ясый, тавыш тикшерә, концерт төркемендәгеләр белән шаярып сөйләшеп ала. Шундый кызган бер мәлдә “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе белән сөйләшеп алырга да вакыт тапты ул.

– Сез ел саен концерт алдыннан, вакыт тыгынрак чакта киләсез, алданрак килсәгез рәхәтләнеп сөйләшер идек бит, – дип безне шелтәләп тә алды. Югыйсә,  алданрак килдек. Татар халкына хас тыйнаклык комачау итте шул, репетицияләрен бозмыйк дип фойеда көтеп торган идек.

Әлбәттә, Вил Усманов иң беренче итеп үзенең концерт программасындагы яңалыклар турында сөйләде.

– Мин ел саен, имтихан биргән укучы кебек, Баулы сәхнәсенә кайтам. Миңа һәрбер тамашачым кадерле. Быел күп кенә яңа иҗат җимешләремне алып кайттым. Әлбәттә инде халык яратып өлгергән, узган елларда иҗат иткәннәре дә бар. Мәсәлән, баулылар өчен бер яңалык: Исергәп авылында яшәп шигырьләр иҗат итүче Камил абый Шәмсуаров сүзләренә язган ике җырым бар. Башка шәһәрләрдә ул җырларны җылы кабул иттеләр. Хәзер башка җирләрдә яшәүче кешеләр дә Баулы районында Исергәп дигән авыл барын беләләр. Кичә  Лениногрскида узган концертымда җырның соңгы куплетларын тамашачылар да яратып күтәреп алдылар, кушылып җырладылар.

Гади халык артист кешенең шәхси тормышы белән кызыксынырга ярата. Әлбәттә,  без дә гаиләгә кагылышлы сорауны читләтеп үтмәдек.  Вил бу соравыма башта бераз көлеп алды, имеш сөйләргәме юкмы?

– Чынлап та, халык арасында безне сөйләргә яраталар. Кайберсе беләме, юкмы, барыбер сөйли. Мин Хансөяргә кайткан саен әнием белән озаклап авыл хәлләре, кешеләре, булган вакыйгалар турында сөйләшәбез. Бераздан сөйләшү гаилә хәлләре турында, хәл белешүгә кайтып кала. Менә шунда башлана ул безнең хактагы хәлләр... Мин тагын хатынымнан аерылып киткәнмен имеш... Дөресрәге, мине инде җиде тапкыр “аердылар” (көлә). Ярый сөйләсеннәр, димәк , мин кемгәдер кызык, мин бар.

Ә менә мишәр булу хакында Вил Усманов озаклап сөйләде. Гомумән, татар булу, Татарстанда яшәү, туган телеңдә рәхәтләнеп аралашу,  концертлар биреп йөрү – үзе зур бәхет ул, диде артист. Концерт барышында да татарлык, милләт, милләтара дуслык, үз халкы белән горурлану, туган җир турында байтак җырлары яңгырады. Яңа гына табадан төшкән “Халкым” дигән җырын тамашачы аеруча җылы кабул итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International