28-нче февраль көнне, Татар Томбарлы авыл китапаханәсендә, 6-нче сыйныф укучылары белән фронтовик язучыларга багышланган әдәби дәрес үткәрелде.
"Тынычлык өчен көрәшкән язучылар" дип аталган чарада укучы балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм батырларча һәлак булган татар язучыларының иҗаты, биографиясе, дәшһәтле сугыш елларында иҗат ителгән ялкынлы шигырьләре белән таныштылар.