Аларны Баулы сәхнәсе таныштырган

2017 елның 8 марты, чәршәмбе

Баулының ЗАГС бүлегендә ике бәйрәм бер чара булып узды – 50 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Ибраһимовлар гаиләсен котлау һәм тугыз 14 яше тулган яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы үтте.

Баулының юбилярларын теркәп баручы почёт китабын Саҗидә һәм Закуан Ибраһимовлар гаиләсе тулыландырды. Аларны котлар өчен район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, юбилярлар эшләп лаеклы ялга чыккан эш урыннарыннан – “Баулынефть” идарәсеннән профком рәисе Раушан Муллаев, ТМС-НТ цехы начальнигы Сергей Селеванов, балалары, якыннары килгән иде.

– Бүгенге чараны матур гаилә тормышы эстафетасын яшь буынга тапшыру буларак та кабул итәргә кирәк. Паспорт алучы яшүсмерләребез күрсеннәр, алардан үрнәк алып яшәсеннәр иде, – диде ЗАГС бүлеге начальнигы Сиринә Мөрсәлимова.

Ибраһимовлар күркәм гомер һәм хезмәт юлы узган парлар. Гаилә башлыгы Закуан Мансур улы Баулы районы Кызылъяр авылында туган. Мәктәптән соң колхоз кырларында үзенең хезмәт юлын башлаган ул. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң “Баулынефть” идарәсендә бораулаучы булып эшли башлый, 1977–1985 елларда  Баулы район кулланучылар җәмгыяте рәисе, 1986–1992 елларда кабат Баулынефть идарәсендә профком рәисе булып эшли.

Ә Саҗидә Хәбибулла кызы Урыссу эшчеләр посёлогында туып үскән. Гомере буе Баулынефть идарәсе аппаратында хезмәткә түләү бүлегендә (ОТиЗ) эшләгән. Аларның ярты гасыр бергә үтелгән гаилә тормышын өч балалары бизи. Алар барысы да югары белемгә ия. Ибраһимовларның түгәрәк тормышларын җиде оныклары һәм өч оныкчыклары тагын да ямьләндерә.

– Без Баулы сәхнәсендә бер-беребезне таптык. Беренче уйнаган сәхнә әсәрендә Саҗидә минем хатыным ролен башкарды. Шуннан соң без аның белән аерылышмадык. Ул миннән сигез яшькә кечерәк. Минем тормышым яме, яшәүгә көч бирүчем, – ди Закуан абый.

Алтын юбилярлар тәүге документлары – паспортларын кулларына алган яшүсмерләрне тәбрик иттеләр, аларга алтын киңәшләрен бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International