Күп бүләкләр белән кайтканнар

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары Әлмәттә Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” беренче бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә катнашканнар.

Баулыдан Ансель Латыпов (укытучысы – Ольга Карипова) – “Баян һәм аккордеонда яшь башкаручылар” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат, Марина Епишкина (соло) “Укытучыларның башкару осталыгы” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Укытучылар Альмира Хөббәтуллина, Айгөл Вәлиуллина, Римма Галиәкбәрова, Елена Юртаева составындагы “Настроение” ансамбле икенче дәрәҗә лауреат исемен алган. Мәктәпнең бер төркем укытучылары методик эшләр бәйгесе лауреатлары һәм дипломантлары булып танылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International