Полициягә кадрлар кирәк

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

2016 елда Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге дежур частенә барлыгы 5005 хәбәр кергән, бу 2015 елга караганда 800гә күбрәк. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да – участок вәкаләтлеләре, ә җинаятьләргә тикшерү төркеме һәм полициянең башка хезмәткәрләре барган.

2016 елның беренче кварталында җинаятьләр саны аеруча күп теркәлгән (гыйнварда – 32, февральдә – 41, мартта – 53). Бүлекнең җинаятьләр ачылышы күрсәткечләре елның икенче кварталында беренче кварталга караганда яхшырган.

Ләкин, “Хезмәткә дан” газетасы язганча, ул күрсәткечләр 2015 ел белән чагыштырганда түбәнрәк. Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны 2015 ел белән чагыштырганда кимегән (былтыр – 84, 2015 елда – 100). Ә урам җинаятьчелеге арткан: 2015 елда – 52, былтыр – 58 очрак. Алкоголь исереклеге хәлендә кылынган 124 җинаять тикшерелгән (2015 елда – 97). 458 кеше профилактик исәпкә куелган (2015 елда – 360). Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 4тән 7гә җиткән. 15 яшүсмер ПДН исәбенә алынган (2015 елда 17). Хәзер бүлек кадрлар туплау өстендә эшли: оператив хезмәт хезмәткәре, ике участок вәкаләтлесе, штаб начальнигы (югары юридик белемле), вакытлыча тоту изоляторына рядовой, җәмәгать тәртибен саклау инспекторы кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International