Баулыда призывник көне узды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин булачак Ватанны саклаучыларга мөрәҗәгать итте

- Кораллы Көчләрдә хезмәт итү һәм Ватанны саклау ир-атлар өчен һәрвакыт хөрмәтле һәм изге эш булды. Бу тантаналы көнне мин чын күңелдән сезгә Ватанны саклаучы югары исеменә лаек булырга, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен батырлык белән якларга, хәрби һәм гражданлык бурычыгызны намус белән үтәп, чын ир-атлар булып кайтуыгызны телим.

Залда утыручылар алдында Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Хәлитов чыгыш ясады.

Үгет - нәсыйхәт сүзләрен шулай ук Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Марат Фазлыев әйтеп үтте.

Ата-ана фатихасы чакырылучыларның берсенең әнисе булган Азиза Заробекова тарафыннан яңгырады.

- Бүген хәрби хезмәткә чакырылучылар көне һәм сез үзегез өчен тормышта яңа бүлек ачасыз. Сезгә, булачак солдатларга, тынычлык, намуслы хезмәт телим, ул һәртөрле бүләкләрдән дә яхшырак булачак. Сезне яңа дуслар, яңа җиңүләр көтсен. Иң мөһиме, бер нәрсәне онытмагыз, әти-әниләрегез сезне һәрвакыт көтәләр. Әниләрегезнең күзләрендә яшь булмаслык һәм әтиләрегезнең башы ояттан иелмәслек итеп хезмәт итегез.

Чакырылучылар исеменнән Илдан Дәүләтов чыгыш ясады. Ул егетләрнең намуслы һәм лаеклы хезмәт итәчәгенә ышандырды һәм барлык хәрби хезмәткә китүчеләргә тизрәк өйләренә кайтуларын теләде.

Бу көнне сәхнәдән армиядә хезмәт итүгә, Ватанга мәхәббәткә, солдат намусына багышланган матур җырлар һәм бик күп яхшы теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International